Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада эшкәртелгән пластиктан ясалган дизайн әйберләре күргәзмәсе ачылачак
22 ноябрьдә Түбән Камада Халык иҗаты йортында «Фантастик Пластик» экологик күргәзмәсе ачылачак. Бу хакта «Туган як» сайты хакимиятнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Хәзерге заманда пластикның әһәмияте, аны эшкәртүнең яңа ысулларын эзләүнең мөһимлеге, эшкәртелгән пластикның алга таба куллану өчен никадәр нәтиҗәле булырга мөмкинлеге — бу һәм башка сорауларга «Фантастик Пластик» күргәзмәсендә катнашучылар җавап бирергә тырыштылар.
Рәссамнар, дизайнерлар һәм тикшерүчеләр үз эшләрендә ташландык материалдан (пластик шешәләр, капкачлар, иске реклама баннерлары) төрле әйберләр: кием, аксессуарлар, интерьер әйберләре һәм хәтта җиһазлар булдыру өчен универсаль материал булуын күрсәтә.
Күргәзмә Мәскәү дизайн музее СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәме белән оештыра. 2020 елдан экспозиция Россиянең иң яхшы мәйданчыклары - Мәскәүнең Третьяков галереясендә, Түбән Новгород, Воронеж, Уфа, Томск музейларында һәм башка күренекле күргәзмә киңлекләрендә күрсәтелгән.
Күргәзмәгә керү һәм барлык чаралары түләүсез. Экспозиция дүшәмбе һәм сишәмбедән тыш, көн саен 10:00-18:00 сәгатьләрдә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз