news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Эшкә – велосипедта» акциясендә 1,4 меңнән артык кеше катнашты

Түбән Камада «Эшкә – велосипедта» акциясендә 1,4 меңнән артык кеше катнашты
Фото: https://tat.e-nkama.ru/ 

Түбән Кама районында «Эшкә – велосипедта» бөтенроссия акциясе узды – аңа 1,4 меңнән артык кеше кушылды. Чарада Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре актив катнашты. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

7.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алты ноктада катнашучыларга иганәчелек бүләкләре таратты. Волонтерлар аларга файдалы ризыклар белән брендлы пакет тапшырды.

«Акция елга ике тапкыр – май һәм сентябрьдә уза. Шәһәрдә велосипед юллары озын, шуңа күрә кешеләргә велосипедтан файдалану уңайлы. Мондый чаралар белән без велосипедта ял итү өчен генә түгел, көндәлек эшләр буенча да йөрергә мөмкин булуын күрсәтәбез», - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгының юл инфраструктурасы иминлеге мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәис Шәехов.

news_right_1
news_right_2
news_bot