news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Эшкә велосипедта» акциясе үткәрелә

Түбән Камада 19 май көнне ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясе уза. Традицион чара  шәһәрдә елына ике тапкыр үткәрелә.

Акциянең көндәлек эшкә велосипедта йөрү җиңел һәм куркынычсыз, моның өчен махсус кием яки әзерлек кирәк түгеллеген исбатлау максатыннан оештырыла. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар барлык катнашучылар өчен дә күңелле сюрприз әзерләде: барлык велосипедчыларга җиләк-җимеш һәм сувенирлар таратылачак.

«Энергетика нокталары» 7:00 сәгатьтән алып, 10:00 сәгатькә кадәр Менделеев урамы, 37 (Барс 4), Химиклар проспекты, 34 (Аркада), Тынычлык проспекты, 54 (Бургер Кинг), «Тын Аллея» тукталышы янында, Кама Аланы (базар) адресы буенча эшләячәк.

Ел саен акциядә муниципалитет җитәкчеләре, табиблар, педагоглар, ЗАГС белгечләре, шәһәр кешеләре һәм район халкы актив катнаша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100