Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада ел башыннан 100нче бала тууы теркәлгән
Түбән Камада ел башыннан 100нче бала тууы теркәлгән. Ул Әлфия һәм Марат Кильдеевлар гаиләсендә бишенче бала булып туа. Малайга Булат дип исем кушканнар. Бала 19 гыйнварда дөньяга килә. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты
«Һәр гаиләдә бала туу - шатлыклы вакыйга, әмма һәр гаиләдә дә биш бала тапмыйлар. Бүген улларыбыз белән кечкенә егетне каршы алырга килдек. Мин бик шат һәм борчылам да», - дип уртаклашты шатлыгын гаилә башлыгы Марат Кильдеев.
Туу турында таныклыкны һәм Татарстан Рәисеннән котлауны ата-аналарга ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәлия Сәгыйтова тапшырды: «2024 ел Россиядә Гаилә елы, дип игълан ителде. Сез күп балалы гаилә, дәүләт мондый гаиләләргә ярдәм итә. Бүген күп балалы ата-ана булу җиңел эш түгел, ләкин киләчәктә балаларыгыз сезнең өчен ышанычлы таяныч һәм ярдәмче булыр, дип ышанам. Сезнең өегездә һәрвакыт җылылык һәм гармония булсын. Улларыгызга сәламәтлек һәм бәхет телим».
Шулай ук бәхетле гаиләгә Татарстан Республикасында Түбән Кама муниципаль районы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова бүләк тапшырды. «Хәзер сез чыннан да зур гаилә. Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык телим», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз