news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Экологлар көне уңаеннан өмә була

Түбән Камада 4 июньдә калдыкларны аерым җыю буенча эко-акция уза. Чара иртәнге сәгать унда Биклән урманында башлана. Бу хакта «Туган як» оештыручыларга сылтама белән хәбәр итә..

Акциягә кушылырга теләүчеләр чүп капчыгы һәм перчатка белән тәэмин ителә. Ә өмә ахырында барлык катнашучыларны чәй һәм татлы ризык көтә.

«Үзегез белән шәхси чынаяк, кашык һәм тәлинкә алып килегез. Бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба тотмыйбыз! Дусларыгызны һәм танышларыгызны чакырыгыз!» — дип яза оештыручылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100