news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада эчке туризм үзәге ачылды

Түбән Камада эчке туризм үзәге ачылды, ул гидлар әзерләү һәм шәһәрнең туристик потенциалын үстерү мәйданчыгы булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев эчке туризмны үстерү чаралары турында сөйләгәндә хәбәр итте.

«Беренче чиратта, эчке туризмны үстерү өчен без хәзер эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгендә әлеге юнәлешне үстерү буенча аерым белгеч бүлеп бирүне карыйбыз», - дип билгеләде ул. Беляев сүзләренчә, бу эшкә туристлык базарында эшләүче эшмәкәрләр актив кушыла.

«Бездә мәдәни, спорт һәм фестиваль чараларының бай программасы планлаштырыла, ул туристларны җәлеп итү өчен өстәмә стимул булачак», - дип өстәде Радмир Беляев.

news_right_1
news_right_2
news_bot