Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә көрәш ярышлары узды – җиңүчеләр исемлеге
23-25 апрель көннәрендә Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында танылган батыр, күп тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы, атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә көрәш буенча XXXII республика турниры узды.
Бәйгедә республика районнарыннан 31 командадан 246 көрәшче көч сынашты. Батырлар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан авыррак үлчәү авырлыкларында бил алышты.
Җиңүчеләр исемлеге
60 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Илфат Миңнегалиев
- II урын – Илшат Купенков
- III урын – Рубин Рәҗәпов
65 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Ильяс Йосыпов
- II урын – Ислам Бурашов
- III урын – Илсур Гыймадетдинов
70 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Илнар Закиров
- II урын – Рафис Гозәеров
- III урын – Алексей Абрамов
75 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Динар Кәримуллин
- II урын – Рафаэль Бильданов
- III урын – Олег Лоскутников
80 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Ислам Закиров
- II урын – Мөнир Галләмов
- III урын – Муса Мортазин
85 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Рафаэль Кәлимуллин
- II урын – Ришат Гобәйдуллин
- III урын – Булат Москов
90 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Илгиз Дәүләтгәрәев
- II урын – Рүзәл Тимергалиев
- III урын – Эмиль Мавлин
100 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Булат Мусин
- II урын – Раил Сәлахетдинов
- III урын – Егор Такарлыков
130 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Радик Сәлахов
- II урын – Эльдар Хәмитов
- III урын – Марат Миначев
130+ кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Муса Галләмов
- II урын – Альберт Ситдыйков
- III урын – Айрат Фәтхуллин
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Гомуми баллар буенча беренчелекне Лаеш районы командасы яулады. Икенче урында – Әлмәт, өченчедә – «Зилант» җыелма командасы.
- Данил Галиев – профессиональ көрәшче, сигез тапкыр РСФСР, унике мәртәбә Татарстан АССР чемпионы, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы, милли көрәш буенча РСФСРның атказанган спорт остасы, Татарстанның атказанган спорт остасы.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз