news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Данил Галиев һәм Илһам Шакиров истәлегенә көрәш буенча турнир булды

Түбән Камада Данил Галиев һәм Илһам Шакиров истәлегенә көрәш буенча турнир булды
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

12-13 апрель көннәрендә Түбән Камада «Шинник» спорт комплексында легендар батыр, сигез тапкыр Россия чемпионы, унөч тапкыр Татарстан чемпионы, атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган Көрәш буенча XXXI республика турниры, шулай ук ТР һәм РФ халык артисты, күренекле җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган IV яшьләр турниры булды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Чарада Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов булды, ул уздырыла торган ярышларның спортны үстерү һәм күренекле шәхесләр истәлеген саклау буенча әһәмиятлелеген ассызыклады.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов әлеге чараларның шәһәр һәм республика өчен зур урын тотуларын белдерде.

«Данил Галиев һәм Илһам Шакиров, үзләренең күренекле талантлары һәм тормыш казанышлары белән онытылмас эз калдырып, Татарстан тарихына исемнәрен алтын хәрефләр белән язып куйдылар. Катнашучыларның географиясе ярышларның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Барлык катнашучыларга уңышлар, гадел көрәш һәм якты җиңүләр телим!» – диде ул.

Турнирлар кысаларында иң яхшылар исеменә төрле төбәкләрдән 32 командадан 287 спортчы көрәште. Түбән Кама-1 командалары («Легион-17» СК, «Шинник» СК) гомуми зачетта 12 нче урынны алды, бу җитди көндәшлек шартларында лаеклы нәтиҗә булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100