news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада чуваш мәдәнияте көннәре үткәрелә

Түбән Камада чуваш мәдәнияте көннәре үткәрелә. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова хәбәр итә.

27 апрельдә Түбән Каманың «Мирас» мәдәният йортында «Тамаша» халык театрының «Пуçана-тăк, пуçана!» спектакле куелачак. Чара чуваш халкының күренекле педагог-мәгърифәтчесе Иван Яковлевның 176 еллыгына багышлана.

Шулай ук 23 апрельдә Түбән Камада Чувашиянең халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Вячеслав Христофоров чыгыш ясады.

Чаралар Татарстанның башка шәһәрләрендә дә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100