news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада чокырларны ремонтлауга 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Түбән Камада юллардагы чокырларны ремонтлауга ел башына район бюджеты акчаларыннан 50 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы советының һәм шәһәр советының берләштерелгән сессиясендә бюджетлар һәм финанслар департаменты җитәкчесе Светлана Логинова хәбәр итте.

Шулай ук калган бюджет акчаларыннан 6,3 млн сум сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны бушлай туклану белән тәэмин итүгә китәчәк, 5 млн сум яшь табибларга грантлар сыйфатында түләнәчәк, 3,2 млн сум күчемсез милек объектларын район казнасы милке составында тотуга бүлеп биреләчәк. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Шәһәр бюджеты акчаларының 27,6 млн сумын урамнарны яктырту өчен түләүгә сарыф ителәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot