news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада цифрлы грамоталылык дәресе үткәрелде

Түбән Камада цифрлы грамоталылык дәресе үткәрелде
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

«Цифрлы ликбез» мәгърифәтчелек проекты кысаларында Түбән Камада цифрлы грамоталылык һәм кибер иминлек дәресе булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

11нче мәктәп укучылары белән мәгълүмати тавыш, мәгълүмат, цифрлы эз кебек кызыклы темаларга сөйләштеләр.

«Көн саен без смартфоныбызга күп кенә хәбәрләр алабыз, төрле яңалыкларны укыйбыз, фон өчен телевизор, радио кабызабыз. Бу безгә тискәре йогынты ясый торган мәгълүмати шау-шу икәнен бик аз кеше белә», - диде Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов.

Ул билгеләп үткәнчә, мәгълүмат куелган максатка ирешергә мөмкинлек биргәндә файдалы. Аның сүзләренчә, Түбән Камада яшәүчеләргә дә төп иминлек кагыйдәләрен үтәү мөһим.

Искәртик, Татарстанда 2024 ел Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot