news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада чаңгы ярышлары буенча район чемпионаты була

Түбән Камада чаңгы ярышлары буенча район чемпионаты була
Фото: http://nkamsk-rt.ru

Түбән Камада 1-2 февральдә чаңгы ярышлары буенча район чемпионаты узачак. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Администрациянең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ярышларда катнашуга предприятие, учреждение, уку йортлары һәм мәктәпләрдән спорт әзерлеге һәм медицина рөхсәте булган командалар чакырыла. Команда составы чикләнмәгән. Шулай ук шәхсән катнашу рөхсәт ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot