news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада быелның 500нче баласы туган

Түбән Камада быелның 500нче баласы туган. ЗАГС белгечләре бәхетле ата-ананы котладылар һәм аларга туу турында таныклык тапшырдылар. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Түбән Камада 2025 ел башыннан биш йөзенче сабыйның тууын теркәгәннәр. ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 18 апрельдә дөньяга килгән Адель исемле малай Раилә һәм Андрей Уразайкиннар гаиләсендә икенче бала булып туган.

21 апрель көнне Адель һәм аның әнисен тантаналы рәвештә хастаханәдән чыгаралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot