news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада быел мәктәпне 888 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады

Түбән Камада быел мәктәпне 888 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады
Фото: http://nkamsk-rt.ru

Түбән Камада быел мәктәпне 888 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады. Шуларның 185е — медаль ияләре. ЮУ хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Чыгарылыш кичәсенә дәрәҗәле кунаклар — Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев, ТР икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Попова килгән иде.

«Киләчәктә барыгызга да уңышлар гына юлдаш булсын: сыйфатлы белем алыгыз, гаилә корыгыз, яңа үрләр яулагыз, чөнки сез моңа лаек! Кече ватаныгызны, туган Түбән Каманы беркайчан да онытмагыз», — дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныф укучыларына Радмир Беляев.

«Безнең өчен яңа тормыш башлана, күңелсезләнергә урын булмаячак!» — дип уртаклашты 10нчы мәктәптән Диләрә Гафиятова.

Әлбәттә, һәрбер чыгарылыш кичәсендәге кебек монда да чараның иң дулкынландыргыч мизгеленнән — хушлашу вальсыннан башка узмады.

Тагын шунысын да искәртү урынлы: быел БДИда 100 балл җыйганнарны планшетлар белән бүләкләделәр. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев мәктәпне тәмамлаучыларны бүләкләүнең яңа традициясенә нигез салды.

Администрациянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быелдан башлап, һәр ел саен, Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган унберенче сыйныф укучыларына район җитәкчелеге кыйммәтле бүләкләр тапшырачак. Быел планшетлар бирергә карар кылынган. Әдәбият, химия, география, информатика һәм инглиз теленнән имтиханнарда бик югары нәтиҗәләр күрсәткән 13 балага Радмир Беляев гаджетларны шәхсән үзе тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot