news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләр саны җидегә җиткән

Түбән Каманың сәнәгать объектларына пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән (элек дроннар һөҗүме вакытында җәрәхәтләр алган алты кеше турында хәбәр ителгән иде). Алтысына кирәкле медицина ярдәме күрсәттеләр, тагын бер зыян күрүче – Росгвардия хезмәткәре – операциядән соң стационарда. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

«Кызганыч, сәнәгать объектларына һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Бүгенге көндә бездә җиде зыян күрүче бар. Алтысына оператив рәвештә район үзәк хастаханәсе барлык кирәкле ярдәмне күрсәтте. Безнең бер Росгвардия сугышчысы операциядән соң стационарда, аңына килде», - дип сөйләде Беляев.

news_right_1
news_right_2
news_bot