news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң җылылык һәм кайнар су бирүне торгызганнар

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң җылылык белән тәэмин итү һәм кайнар су бирү торгызылды. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, кичә дошман ТР Түбән Кама районына һөҗүм итте. Зыян сәнәгать объектлары территориясендә теркәлгән, алты кеше зыян күргән. Җинаятькә катнашы булганнарны инде Россия Тикшерү комитеты билгели.

Аның сүзләренә караганда, кичә үк җылылык бирү басымы көйләнгән һәм температура торгызылган. Төнлә үк белгечләр урыннарда системалар эшен торгызды. Хәзерге вакытта су да, җылылык та тулы күләмдә бирелә.

«Татэнерго» АҖ хезмәткәрләренә, кыска вакыт эчендә һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү өчен төн буе эшләгән коммуналь һәм авария хезмәтләре хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм. Халыкка сабырлыклары һәм аңлаулары өчен рәхмәт», – дип язган Беляев социаль челтәрләрдә.

Әгәр су һәм җылылык белән проблемалар сакланса, Беляев бу хакта идарәче компаниягә хәбәр итәргә киңәш итә – белгечләр оператив җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot