news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң 93 яшьлек хатын-кызны шифаханәгә җибәрергә җыеналар

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң хастаханәгә китерелгән 93 яшьлек хатын-кызны «Ижминводы» шифаханәсенә җибәрергә планлаштыралар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

Түбән Кама башлыгы сүзләренчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз һөҗүмнән соң хастаханәгә китерелгән. Аңа көчле стресс кичергәннән соң медицина ярдәме күрсәтелгән.

«93 яшьлек әби һөҗүмнән соң бик зур стресс кичергән. Без хәзер аны җибәрер өчен дәвалану урынын сайлыйбыз. «Ижминводы» шифаханәсенә җибәрергә уйлыйбыз», – диде Беляев.

Мэр билгеләп үткәнчә, һөҗүмнән соң барлыгы өч кеше хастаханәдә. Аларның икесе һөҗүм вакытында машинада булган һәм авыр тән җәрәхәтләре алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot