news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар

Түбән Камада эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә беспилотниклар һөҗүме вакытында һәлак булган ике кешене бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәлак булучыларны искә алырга шәһәр мэры Радмир Беляев тәкъдим итте.

«Бүгенге киңәшмәне кичә булган фаҗигадән башлыйм. Кичә иртән Түбән Кама янәдән БПЛА һөҗүменә дучар булды. Нәтиҗәдә сәнәгать һәм гражданлык объектларына зыян килде. Кызганыч, яраланучылар һәм һәлак булучылар да бар», – диде шәһәр башлыгы.

Ул хәбәр иткәнчә, Җиңүнең 30 еллыгы һәм Студентлар урамнары киселешендә машинада булган ике яшь кыз һәлак булган. Тагын ике кеше авыр җәрәхәтләр алган.

«Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм», – диде Радмир Беляев.

news_right_1
news_right_2
news_bot