Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында ике яшь кыз һәлак булды
13 сентябрь иртәсендә Түбән Камага беспилотник һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике яшь кыз һәлак булды. Алар һөҗүм вакытында Җиңүнең 30 еллыгы урамы һәм Студентлар урамы киселешендә автомобиль эчендә булган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
«Кызганыч, зыян күрүчеләр, һәлак булучылар бар: ике кеше – яшь кызлар һәлак булды. Алар һөҗүм вакытында Җиңүнең 30 еллыгы урамы һәм Студентлар урамы киселешендә автомобиль эчендә булган. Шул машинадагы тагын ике кеше авыр җәрәхәтләр белән хастаханәдә. Хәлләре авыр, әмма хәзерге вакытта тотрыклы», – диде Беляев.
«Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, алар машинада качып тормаган. Алар сирена эшләгән вакытта төнге клубтан өйләренә таба юл тоткан… Кыйпылчык агачка килеп бәрелгән, ә агачтан атылган кисәкләр машинаны кисеп кергән һәм менә шундый фаҗига килеп чыккан», – дип уртаклашты Беляев.
Беляев һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Аның сүзләренчә, кызларның туганнары Түбән Камага килеп җиткән. Муниципалитет гаиләләргә кирәкле ярдәм күрсәтәчәк.
«Бу – барыбыз өчен дә зур кайгы. Хәзер безнең бурычыбыз – гаиләләргә ярдәм күрсәтү», – дип ассызыклады мэр.
Ул шулай ук мөселман һәм православие дин әһелләреннән һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эшенә кушылуларын сорады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз