news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган кызлар балалар бакчасында тәрбияче булган

Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган кызлар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Бүген аларны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә «НТР 24».

Моңарчы «Татар-информ» Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында ике кыз һәлак булуы турында хәбәр итте. Алар һөҗүм вакытында Җиңүнең 30еллыгы урамы һәм Студентлар урамы киселешендә машинада булган. Шул ук машинадагы тагын ике кеше авыр җәрәхәтләр алган, алар табиблар күзәтүендә.

Һәлак булган кызларның берсе – Раилә. Ул Самара өлкәсеннән Түбән Кама педагогика көллиятенә укырга килгән. Икенче кыз – Диана. Ул Татарстанның Алабуга районыннан килгән. Танышлары сүзләренчә, кызлар бик яхшы укыган һәм диплом алуга ук һөнәрләре буенча эшли башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot