news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 14кә җиткән

Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 14кә җиткән
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Дошман пилотсыз очкычларының Түбән Камага һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 14 кә җитте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Ул сәнәгать зонасында, шулай ук дошман дроннары атакасы нәтиҗәсендә зыян күргән торак йортта булды.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Зыян күргән йортта яшәүчеләр вакытлыча урнашу пунктында тора. Аларга кирәкле шартлар тудырылган. Торакчыларның бер өлеше туганнарында урнашкан. Торакка мохтаҗ 5 гаилә Кама Артек балалар лагерына күчәчәк», – дип сөйләделәр Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча зыян күргән торак йорт оператив рәвештә тикшереләчәк һәм аны торгызу өчен кирәкле чаралар күреләчәк, халык мөмкин кадәр тизрәк өйләренә кайта алачак.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot