news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама аръягына БПЛА һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр бар, аларга ярдәм күрсәтелә

Кама аръягына БПЛА һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр бар, аларга ярдәм күрсәтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Иртән республиканың Кама аръягы зонасына дошман пилотсыз очкычлары тарафыннан массакүләм һәм дәвамлы һөҗүм ясалды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Дошман һөҗүме аркасында сәнәгать зонасы объектларында зарар бар. Эвакуация үткәргәндә, җайга салынган гамәлләр кеше корбаннарын булдырмаска ярдәм итте. Урында оператив хезмәтләр эшли.

Моннан тыш, Түбән Камадагы торак йорт зыян күргән. Әлеге күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең барысын да оператив рәвештә эвакуацияләгәннәр. Вакытлыча урнаштыру өчен ике пункт оештырылган. Яшәүчеләр арасында һәлак булучылар юк. Һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Табиблар аларга кирәкле ярдәмне күрсәтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot