news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада БПЛА һөҗүм иткән күпкатлы йортта саперлар эшли

Түбән Камада дошман БПЛАсы зарарлаган Менделеев урамындагы 23 нче йортта саперлар эшли. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев сөйләде. Шәһәр башлыгы әлеге хәл булган урынга килгән.

«Саперлар эшли, йортны тулысынча эвакуацияләгәннәр, бина җитди зыян күрмәгән. Биредә яшәүчеләргә балалар бакчасында вакытлыча урын бирделәр, кайнар ризык, су оештырдылар», – диде Беляев «НТР-24» телеканалына.

Мэр ышандырганча, эшләр тәмамлангач, яшәүчеләр фатирларына кайта алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot