news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада бишенче тапкыр «Мин татарча укыйм!» бәйгесе узды

Түбән Камада бишенче тапкыр «Мин татарча укыйм!» бәйгесе узды
Фото: "Туган як" газетасы

Түбән Камада Тукай исемендәге үзәк китапханәдә бишенче тапкыр «Мин татарча укыйм!» дип аталган муниципаль бәйге булды. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Әлеге бәйге татар теленә һәм татар әдәбиятына битараф булмаучыларны бергә очраштырып, әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, китапларга кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.

Быелгы бәйге шагыйрь, 14 китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс Хафизов әсәрләрен пропагандалау, татар телендә укуны популярлаштыру, матур әдәбиятка кызыксыну уяту максатыннан үткәрелде.

Бәйге өч турда узды. Һәр турдан соң жюри катнашучыларга бәя бирде. Беренче сайлап алу турында катнашучылар М. Хафизовның балалар өчен проза әсәреннән өзек укыдылар. Текст алдан билгеле түгел. Катнашучының бурычы — бер минут эчендә сайланган текстны мөмкин кадәр төгәл һәм сәнгатьле уку. Икенче сайлап алу турында җыр текстлары тәкъдим ителде.

Финалга чыгучылар, Гаилә елы уңаеннан, авторның әлеге темага багышланган шигырьләрен укыдылар. Бәйгедә катнашырга 23 кеше теләк белдерде. Әзерләнмичә текстны кычкырып уку бәйгесендә катнашучылар уку техникасы һәм артистлык буенча бәяләнделәр.

20 яшькә кадәрге яшьләр арасында икенче урынны — Камилә Айрат кызы Нәбиева, өченче урынны — Таңсылу Ринат кызы Вафина; 20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урынны — Энҗе Фәиз кызы Зәйдуллина һәм Гөлназ Ринат кызы Сабитова, икенче урынны — Лилия Зәкәрия кызы Хикмәтуллина, өченче урынны Миләүшә Ибраһим кызы Булатова һәм Гөлназ Гыйльметдин кызы Миңсафина яулады.

Чарада Марс Хафизов үзенең тормыш иптәше Мәдинә ханым белән катнашуы бәйгене тагын да тулыландырып, аңа үзгә бер ямь бирде. Автор бәйгене оештыручыларга, катнашучыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде һәм әлеге бәйгенең дәвамлы булуын теләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100