news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада биш катлы йортта шартлауда ике кеше зыян күргән, берсе – хастаханәдә

Түбән Камада биш катлы йортта гадәттән тыш хәл сәбәпле, ике кеше зыян күргән, берсе хастаханәгә озатылган. Бу хакта Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

«Гадәттән тыш хәл урынында 10 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшләде. Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсенә имгәнгән ир-ат китерелгән. Тагын бер хатын-кыз амбулаториядә дәвалауга җибәрелгән», диелгән хәбәрдә.

Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot