news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада биш катлы йортта газ шартлау мизгеле видеога эләккән

Видеога Түбән Каманың биш катлы йортларының берсендә газ шартлау мизгеле эләккән. Кадрларда шартлауның беренче каттагы фатирда булуы күренә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге бишләр тирәсендә Түбән Каманың Вахитов проспектындагы торак йортта газ шартлаган һәм көчле янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га әлеге йортта яшәүчеләр сөйләде.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте агентлыгына аңлатуынча, хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр биш катлы панельле йортның беренче катындагы янган фатирны сүндергән инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot