news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада беренче тапкыр «Сила слова» әдәби фестивале узачак

17-18 сентябрьдә Түбән Камада «Сила слова» дип аталган уникаль әдәби фестиваль була. Бу хакта «Туган як» газетасы яза. 

Чарада Андрей Усачев, Денис Драгунский, Нина Дашевская, Алексей Сальников, Шамил Идиатуллин hәм Юлия Кузнецова кебек танылган язучылар катнашачак.

Иҗади очрашулар, лекцияләр һәм автографлар алудан тыш, фестивальда Россия нәшриятларының иң яхшы китаплары тәкъдим ителәчәк: «Самокат», «Альпина Паблишер», «Карьера Пресс», «Розовый жираф», «Абрикобус» hәм «КомпасГид». Катнашуга татар нәшриятлары да чакырылган.

Шулай ук, чарада олылар hәм балалар өчен мастер-класслар, шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булачак, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100