news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада беренче тапкыр мотоджимхана буенча ярышлар үткәрделәр

Түбән Камада беренче тапкыр мотоджимхана буенча ярышлар үткәрделәр
Фото: "Туган як" газетасы

Түбән Камада беренче тапкыр мотоджимхана буенча ярышлар узды. Бу — мотоспортның аерым төре, анда яхшы реакция һәм үзеңнең «тимер ат»ың белән оста идарә итә белү мөһим. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Спортның бу төрендә иң яхшылар исеменә ярышырга Уфа, Самара, Казан спортчылары килгән иде. Барлыгы 37 райдер осталыкларын һәм җитезлекләрен сынадылар. Беренче узышларда балалар катнашты, иң яшь мотоциклчы кызга нибары 6 яшь иде.

«Без шулай ук машина йөртү культурасына күнектерәбез, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатабыз һәм спортның бу төре белән шөгыльләнүче мотоциклчыларны берләштерәбез», — дип белдерде ярышларны оештыручы Ксения Мелентьева.

Мотоджимхана буенча ярышларда шулай ук ретроавтомобильләр күргәзмәсе оештырылды. «Философия» внедорожниклар йөртүчеләр клубында катнашучылар үзләренең машиналарында чыгыш ясадылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot