Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада беренче тапкыр инклюзив фестиваль була
21 июньдә 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Түбән Каманың «Гаилә» паркында беренче тапкыр «Һәркем өчен ачык шәһәр» инклюзив фестивале узачак. Чараны СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында оештыралар. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Фестиваль кунаклары үз хушбуйларын ясау, савыт-саба бизәү буенча мастер-классларда катнаша, адаптив футбол һәм фехтование дәресләрендә була, ишарәләр телендә сөйләшергә өйрәнә алачак.
Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган «Күңелемдә мин биим» фотокүргәзмәсе программада аерым урын алачак. Төп героиня Наталья Каптелинина фото аша бию турында сөйләячәк.
Оештыручылар зур шәхесләр белән тематик очрашулар әзерләгән. Начар күрүче журналист Павел Леонов, җырлар авторы һәм пианист Вероника Лазарева, язучы һәм шагыйрь Павел Буханов үзләренең тормыш юллары турында сөйләячәк һәм максатка ирешү өчен авырлыкларны җиңү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.
Фестивальгә керү түләүсез, әмма кайбер мастер-классларга урыннар саны чикләнгән. Аларга түбәндәге сылтама аша теркәлергә була: https://gorod-otkrytyy-dlya-vsekh.timepad.ru/event/3403469/.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз