Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Бердәм тавыш бирү көнендә ярминкә һәм спорт ярышлары оештырылды
Бүген Түбән Камада 9нчы Шинниклар бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар уза. Бердәм тавыш бирү көнендә участокларда сайлаучылар өчен бай программа әзерләнгән.
7нче мәктәптә, 25нче гимназиядә һәм 35нче лицейда урнашкан алты сайлау участогы 7.00 сәгатьтә ачылды. Участокларга керә торган урында термометрия үткәрелә, шулай ук һәр сайлаучы битлек алып кия һәм кулын антисептик белән эшкәртә ала.
Фото: © Түбән Кама районы матбугат хәзмәте
7нче мәктәптә балалар һәм олылар атта йөрде, 25нче гимназиядә балалар - күңелле стартлар һәм футболда, ә 35нче лицейда күңелле стартлар, футбол һәм аркан тартышуда ярышты.
Шулай ук тавыш бирү пунктларының барысында да җирле җитештерүчеләрнең товарлары урын алган ярминкә уза. Әйтик, Түбән Кама сөт комбинаты 36 сумга – сөт, 29 сумга – кефир, 18 сумга йогырт һ.б. продуктлар тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз