Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Бердәм тавыш бирү көне: транспортта бушлай йөрү, ярминкәләр һәм бүләкләр
Якшәмбе, 14 сентябрьдә, 7.00-20.00 сәгатьләрдә түбәнкамалылар Татарстан Рәисен һәм җирле вәкиллекле органнар депутатларын сайлауда катнашачак. Түбән Кама муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Ришат Нәфыйков эшлекле дүшәмбедә шулай дип белдерде.
Районда 200 меңгә якын сайлаучы исәпләнә. Тавыш бирү өчен 115 даими һәм 2 вакытлы сайлау участогы оештырылган. Районның 17 авыл җирлегендә – барлыгы 160 бермандатлы округ, шуның 13е - Түбән Камада. Шәһәрдә тагын 13 депутат партия исемлекләре буенча сайланачак. Барлыгы 173 депутатны сайлау бурычы тора.
Бердәм тавыш бирү көнендә «Мобиль сайлаучы» системасы эшләячәк. 10 сентябрьгә кадәр Татарстанда яшәүче һәр кеше, Дәүләт хезмәтләре, күп функцияле үзәк һәм территориаль комиссияләр аша рәсмиләштерүне дә кертеп, үзенә уңайлы участокта тавыш бирү турында гариза бирә ала. Шулай ук 14 сентябрьдә сәламәтлек яки башка нигезле сәбәпләр аркасында участокка шәхсән килә алмаган очракта өйдә тавыш бирергә мөмкин.
Яшьләргә аерым игътибар бирелә: беренче тапкыр тавыш бирүче түбәнкамалыларга бүләкләр тапшырылачак. Хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичергән сайлаучыларга участокта волонтерлар ярдәм итәчәк.
Бу көнне барлык шәһәр маршрутларында – автобусларда һәм трамвайларда бушлай йөрү мөмкинлеге тудырыла.
Әмма Түбән Камадагы сайлаулар тавыш бирү белән генә чикләнми. Участокларда мәдәни-патриотик бәйрәмнәр (иҗат коллективлары концертлары, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм спорт чаралары) планлаштырылган. Иртәдән үк буфетлар ачыла, аларда яңа пешкән камыр ризыклары, кайнар эчемлекләр һәм соклар тәкъдим ителәчәк.
Сайлау көнне җирле фермерлар һәм үзмәшгульләр җитештергән продукциясе урын алган авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла, аларда яшелчә һәм башка продуктларны кибеттәгедән арзанрак бәягә сатып алырга мөмкин. Кайбер җирлекләрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән акцияләр (маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класслар, посылкалар җыю, хәйрия күргәзмәләре) узачак.
Гаиләләр һәм балалар өчен спорт һәм мәдәни активлыклар (гаилә стартлары, шахмат турнирлары, «Чемпионнар эстафетасы», понида йөрү, баскетбол, бокс һәм дзюдо турнирлары, волейбол һәм футбол матчлары) әзерләнгән.
Шулай ук түбәнкамалылар #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсында катнаша ала, анда - 11 iPhone 16 һәм ике Sollers ST8 автомобиле, ә муниципаль конкурста 100дән артык бүләк уйнатылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз