Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада «Бердәм Россия» халык программасы буенча күчмә утырыш уза
Түбән Камада «Бердәм Россия» партиясенең халык программасын гамәлгә ашыру буенча республика комиссиясенең күчмә утырышы башланды. Эшлекле очрашу «Көчле икътисад» бүлегенә багышланган. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Комиссия эшендә Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Түбән Кама районы башлыгы һәм партиянең җирле бүлеге секретаре Радмир Беляев, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, партиянең төбәк бүлеге секретаре урынбасары һәм Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнаша.
Биредә шулай ук «Бердәм Россия белән минем карьерам» партия проекты координаторы, Дәүләт Советы депутаты һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, партиянең «Тарихи хәтер» проекты иҗтимагый советы рәисе, Бөек Ватан сугышы музее мөдире Александр Александров һәм республиканың төрле районнарыннан партия активы вәкилләре бар.

Утырыш кысаларында катнашучыларга «База» креатив индустрияләр үзәгенең мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Программада шулай ук «Түбән Кама» сәнәгать паркында, «ТАИФ-НК»да һәм «СИБУР-Интех» компаниясендә булу планлаштырылган.
Халык программасы «Бердәм Россия» партиясенең төп программа документы булып тора. Ул ил халкының тәкъдимнәре һәм мөрәҗәгатьләре нигезендә формалаштырыла һәм барлык социаль әһәмиятле өлкәләрдәге өстенлекле бурычларны билгели.
Халык программасының төп юнәлешләре һәм чаралары илкүләм проектлар программаларына кертелгән.
Фото: «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз