news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада бер гаражда эретеп ябыштыру вакытында башланган янгынны сүндерделәр

Түбән Каманың Чабьинская урамындагы янгын турында социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, «Автомобилист №15» гараж комплексында ир-ат газ белән эретеп ябыштыру эшләрен башкарган. Ниндидер мизгелдә гаражда әйберләр һәм ир-атның әтисенең Volkswagen Golf машинасы яна башлаган. Тиздән янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергән.

Зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның ихтимал сәбәбе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot