Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада бер атнада 7 мең кеше спектакльләр карый алачак
2023 елның 27 мартыннан 3 апрель аралыгында Түбән Камада 7 мең тамашачы 16 спектакль һәм бер концерт карый алачак. Шәһәрнең өч мәдәни мәйданында: Халык иҗаты йорты, Җәлил театр комплексы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында «Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналыгы» узачак.
«Хәзер безнең регионда театрга игътибар артты. Шуның нәтиҗәсе булган театр атналыгы - безнең пилот проекты. Безгә илнең танылган труппалары киләчәк», - диде Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов атналык уңаеннан узган матбугат конференциясендә.
Ул мондый проектларның идеологик яктан әһәмияте булуын ассызыклады. Театрның яшь буынның күңеленә үтеп керә торган юл булуын әйтте.
«Атналыкта 11 театр 16 спектакль күрсәтәчәк. Атналык Түбән Кама татар дәүләт театры премьерасы белән ачыла. Камал театры спектакле белән ябыла», дип программа буенча мәгълүмат бирде Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йорты җитәкчесе Илнур Сәгыйтов.
«Ниһаять! Түбән Камада театр бар, иҗат йорты бар, музыка көллияте бар. Әмма мондый фестиваль булганы юк иде. Әмма башка театрлар әсәрләрен китереп күрсәтмәсәң иҗат юллары бармый. Бу театрга да кирәк, халыкка да», дип идеяне куәтләде Камал театры директоры Илфир Якупов.
Атналыкта Түбән Каманың өч театры - Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында, Түбән Кама ТЮЗы һәм «Мунча ташы» театры катнаша. Казаннан Камал һәм Тинчурин театрлары, Мәскәүдән «Театр наций», Түбән Новгородтан «Комедия» театры, Екатеринбургтан «Нитья» һәм Уфадан Гафури театры килә. Программада Минзәлә һәм Буа театрлары да бар.
- Һәр спектакльгә «Пушкин картасы» белән билет алып булачак.
- Проект СИБУР ширкатенең «Яхшы эшләр формуласы» иҗтимагый инвестицияләр проекты ярдәме белән тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз