Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада бер атнада 50 бала туган
Түбән Кама перинаталь үзәгендә бер атнада 50 сабый дөньяга килгән, шуларның сигезе — чит шәһәрләрдән.
Шулай ук балалар шәһәр хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә 440 мөрәҗәгать теркәлгән, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 66 мөрәҗәгать килгән. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
206 бала тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) диагнозы белән поликлиникага мөрәҗәгать иткән. 380 пациентка травмпунктта табиб ярдәме таләп ителгән.
Хатын-кызлар консультациясендә 1 220 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалауда 221 пациент бар. Яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлегендә 17 сабый һәм 6 әни бар, дип хәбәр итә перинаталь үзәк белән балалар хастаханәсе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз