news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада белем бирү учреждениеләрен тикшерү бара

Түбән Камада белем бирү учреждениеләрен тикшерү бара
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада яңа уку елы башлану алдыннан, шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләрен традицион тикшерү башланды. Беренче сентябрьдә кыңгырау Түбән Каманың барлык мәктәпләрендә дә яңгыраячак. Быел линейкалар традицион форматта үткәрергә планлаштырыла.

Комиссия балаларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирә. Монда таләпләр җитди. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Кисәтмәнең булуын, аның үтәлешен карыйбыз. Әлеге мәктәптә янгын часте һәм Роспотребнадзор бүлеге буенча кисәтүләр бар, әмма алар тиз арада бетерелергә тиеш», - дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айзирәк Рамазанова.

16 августка булган мәгълүматлар буенча, Түбән Кама районында 60 уку йортының 43е тикшерелгән. Җитди кимчелекләр юк. Барлык вак-төяк җитешсезлекләр дә кыска вакыт эчендә бетерелергә тиеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100