news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Батырлар юлы буйлап» автомотоузышы оештырылды

Түбән Камада «Батырлар юлы буйлап» автомотоузышы оештырылды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Мотоциклчылар, автомәктәп курсантлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары – барлыгы 100 дән артык кеше бүген Түбән Камада Җиңү көне уңаеннан үткәрелә торган автомотоузышта катнашты.

Старт алдыннан гадәт буенча Җиңү монументы янында тантаналы митинг булды. Автомотоузышта катнашучыларны Ветераннар советы рәисе Григорий Китанов сәламләде.

«9 Май алдыннан безнең шәһәрдә «Батырлар юлы буйлап» автомотоузышын үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Менә бүген дә без Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерларын биргән туфракка баш ияргә җыелдык. Без аларны хөрмәтлибез, хәтерлибез һәм аларга рәхмәт белдерәбез», – диде ул.

«Чираттагы мәртәбә зур бәйрәм – Җиңү көне алдыннан автомотоузыш үткәрүебезгә мин бик шат. Әйдәгез, Җиңүгә үз өлешен керткән кешеләр алдында башыбызны иик, – дип өстәде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

«Без авылларда һәйкәлләрне ремонтладык. Алар барлыгы - 41 һәм һәрбере безнең геройларыбызга багышланган. Киләчәктә бу һәйкәлләрдә сугыштан соң вафат булган ветераннарыбызның исемнәре дә мәңгеләштереләчәк», – диде ул.



Митингта катнашучылар Җиңү монументына ал канәферләр куйдылар. Аннары автоколонна Түбән Каманың үзәк урамнары буйлап, юлга кузгалды. Алар Түбән Кама авылларына да барачак, әйтик, Прости авылына, бу - Советлар Союзы Герое Никита Каймановның туган авылы. Бәйрәм колоннасы туганнар каберендә, соңрак Каенлы, Смыловка, Иске Чишмә, Кармалы һәм Елантау авылларында булачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru/news/746/105349/
© Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

news_right_1
news_right_2
news_bot