Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада бассейн төзергә җыеналар
Түбән Камада, шәһәрнең генераль планы нигезендә, 15нче микрорайонда бассейн төзергә планлаштыралар. Бу хакта НТР 24 телеканалына Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының шәһәр төзелеше сәясәте идарәсе җитәкчесе Алсу Әхмәдиева хәбәр итте. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Ул бассейн төзелеше вакыты, подрядчы оешма һәм архитектура карарлары, финанслау чыганагы ачыкланганнан соң билгеләнәчәк, бүгенге көндә финанслау юк, дип ачыклык кертте.
«Бинаның кайда урнашачагы проектлау һәм җирлеккә бәйләү вакытында билгеләнәчәк», — дип аңлатты Алсу Әхмәдиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз