Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада башлангыч хәрби әзерлек курсларына җыю ачылды
Түбән Камада башлангыч хәрби әзерлек курсларына җыю игълан ителде. Курслар Саклану министрлыгы белән контракт төзергә ниятләүче потенциаль хәрбиләргә исәпләнгән.
Әзерлек курсы бер ай дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта беренче төркем укуын тәмамлый, соңгы этаплар калып килә. Кыскартылган вариант – инде контракт төзү процессында булганнар өчен ике-өч көнлек курслар да бар.
Ялта позывнойлы инструктор аңлатканча, потенциаль хәрбиләрдә шушы кыска вакыт эчендә тактик медицина нигезләре турында күзаллау булдырырлык итеп график төзелә. «Шулай ук, әгәр беркайчан да кулына автомат тотып карамаган булса, корал белән эш итәргә өйрәтәбез: сүтеп җыю, төзексезлекләрнең сәбәпләре һәм аларны ничек төзәтергә, куркынычсызлык техникасы һәм башкалар», — дип аңлатты курсларның инструкторы.
Курсларда обмундированиегә дә игътибар бирелә: нинди минималь җыелма булырга тиеш, тактик разгрузканың ниндиен сатып алу яхшырак, нинди рюкзаклар уңайлы, ниндиләрен алмаска, кием нинди булырга тиеш.
Башлангыч хәрби әзерлек курсларына 8 (917) 910-44-62 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз