news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Балкыш» социаль приюты юбилеен билгеләп үтте

Түбән Камада «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют ачылуга 25 ел тулуны билгеләп үттеләр. Бу мөһим вакыйга хөрмәтенә бәйрәм уздырылды, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина катнашты.

«Балкыш» социаль приютында 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 50 бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә анда 77 хезмәткәр эшли, шуларның 4се приют ачылганнан бирле хезмәт куя. 25 ел эчендә биредә алты меңнән артык бала социаль ярдәм алган. Бу хакта Татарстан РеспубликасыТүбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Тәрбиячеләр балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләрен торгызу буенча зур эш алып бара, ә иң мөһиме - алар балаларга кабат үз-үзләренә ышанырга ярдәм итә. Монда алар тынычлык, уңайлылык һәм, әлбәттә, игътибар алалар. Көн саен без үз эшебезне камилләштерәбез, бүгенге буын артыннан өлгерергә тырышабыз. Бездә искиткеч балалар һәм иң яхшы хезмәткәрләр», – дип уртаклашты социаль приют директоры Наталья Бакулина.

Приют территориясендә бәйрәм кунакларын истәлекле фотолар һәм теләкләр язылган такталар каршы алды. «Балкыш» актлар залында балалар, матур күлмәкләр киеп, күңелгә үтеп керерлек җыр белән тамашаны ачтылар һәм тәрбиячеләренә бүләкләр тапшырды. Тәрбияләнүчеләрнең һәр номеры көчле алкышлар белән үрелеп барды.

«Моны приют дип әйтү кыен. Чынлыкта, бу - йорт. Бу йортта авыр тормыш хәлендә калган балаларны яраталар, аларда өмет һәм ышаныч уяталар, – диде Түбән Кама мэры урынбасары һәм тәрбиячеләргә мөрәҗәгать итте. - Сезне юбилеегыз белән котлыйм! Балаларга бу зур мәхәббәт һәм наз дөньясын биргәнегез өчен бик зур рәхмәт. Балалар - җирдәге иң зур кыйммәт». Шулай ук Марина Камелина Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллиннан котлаулар җиткерде һәм бүләк тапшырды.

Шулай ук бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева тәрбиячеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Ә «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» билгесе белән тәрбияче Антонина Иванова бүләкләнде. Искәртеп узабыз, тәрбиячегә лаеклы бүләкне 8 июньдә Социаль хезмәткәр көнендә тапшырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100