news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Балаларны яклау көненә багышланган «Минем тартарика» бәйрәме була

1 июньдә Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Минем тартарика» бәйрәме узачак. Чара Балаларны яклау көненә һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана. Бу хакта Татарстан РеспубликасыТүбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама халкын һәм шәһәр кунакларын Балаларны яклау көнендә зур бәйрәм көтә. Программада театральләштерелгән тамашалар, Идел буе халыклары уеннары һәм мавыктыргыч мастер-класслар, флешмоб һ.б. каралган.

Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot