news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада балалар хастаханәсе төзелешенә 300 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

Түбән Камада балалар хастаханәсе төзелешенә 300 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Каманың 35нче А микрорайонындагы перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсенең проект куәте тәүлегенә 200 бала тәшкил итәчәк. Учреждение төзелешенә 364500000 сум акча бүлеп биреләчәк. Балалар саны 20 000 тәшкил итәчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов сөйләде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук бу елга Менделеев урамы, 45 адресы буенча урнашкан перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсенең төп корпусын капиталь ремонтлауны тәмамлау планлаштырыла. Финанслау күләме 282 миллион сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, Кама Аланы район хастаханәсендә 38,5 миллион сумга капиталь ремонт үткәреләчәк.

«Актүбә урамы, 13А адресы буенча урнашкан Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең матди-техник базасын модернизацияләү 426,49 миллион сумга планлаштырыла. Гомумән алганда, Түбән Кама муниципаль районында сәламәтлек саклауны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында 2026 елга кадәр матди-техник базаны һәм медицинаның кадрлар потенциалын тулысынча модернизацияләү планлаштырыла», - дип билгеләп үтте Роман Булатов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100