news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада балалар хәрбиләргә окоп шәмнәре ясаган

Түбән Камада балалар хәрбиләргә окоп шәмнәре ясаган

Түбән Каманың 37 нче лицеенда уздырылган мастер-класста балалар окоп шәмнәре ясарга өйрәнде һәм солдатларга хат язды. Чарада мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Оештыручылар әйтүенчә, Яңа ел алдыннан үткәрелә торган бу чара традициягә әйләнгән инде.

Окоп шәмнәре ясауның бер авырлыгы да юк – катыргы, банка, сыек парафин кирәк. Балаларга шәмнәр ясарга әниләре дә булышты.

Балалар солдатларга хат та язды. «Без солдатка хәрби операциянең тизрәк төгәлләнүен һәм аның туганнары, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуын теләдек. Безне, туган илне саклаулары өчен рәхмәт әйттек», – дип сөйләде Васильевлар гаиләсе.

«Уңышлар һәм барысы да әйбәт булуын, бар теләге дә чынга ашуын һәм сау-сәламәт булып өенә кайтуын теләдек», – дип сөйләде мастер-класста катнашкан Самат Гарифуллин.

Соңыннан һәр хатны махсус конвертка салганнар.

«Хәзер махсус операция зонасында булган солдатларга, хәрбиләргә ихлас теләкләр теләп язабыз. Алар хәзер безнең өчен үзенчәлекле кунаклар, махсус операциядәге һәм ир-атның Яңа елда өй җылысы тоюын телибез», – диде 37 нче лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Гыйрфанова.

Озакламый волонтерлар аша сугышчыларга хатлар һәм окоп шәмнәре җибәрәчәкләр. Балалар үзләренең теләкләре безнең солдатларга көч бирер дип өметләнә.

Баштарак Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны чын күңелдән һәм ихлас күңелдән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрнең тулы бер командаларын җыеп эшли», - диде республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Фотоларны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100