news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада балалар һәм яшүсмерләр ансамбльләре фестивале була

Шимбә көнне, 27 майда, Түбән Камада «Оркестр белән үзәк урам буйлап!» балалар һәм яшүсмерләр ансамбльләре һәм оркестрлары музыкаль фестивале уза.

Анда 2нче балалар музыка мәктәбенең вокаль һәм инструменталь коллективлары катнаша. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чараны үткәрү СИБУР компаниясе ярдәме белән мөмкин булды, проект «Яхшы эшләр формуласы» программасы кысаларында конкурста җиңүче булып тора.

Фестиваль 10:00 сәгатьтә Лемаев мәйданында башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100