Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хәрбиләргә бүләкләр әзерләгән
Түбән Каманың 60нчы номерлы балалар бакчасында узган акция кысаларында балалар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен бүләкләр әзерләгән. Балалар открыткалар әзерләгән һәм коры душ ясау буенча мастер-класста катнашкан.
Төркемнәрнең берсе мавыгып кәгазьдән йолдызлар, йөрәкләр кискән, Россия флагын ясаган, солдатлар һәм техника турында сюжетлар уйлап тапкан. «Солдат көчле һәм кыю булырга тиеш», - дип уртаклашкан балалар.
Балалар бакчасының бу төркеме күптән түгел «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә кушылган. «Хәрәкәтнең бер юнәлеше – патриотизм һәм тарихи хәтер. Без сынау төркемендә балаларда туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз», - дип сөйләде бакча мөдиренең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнур Сабирҗанова.
Башка әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр «Игелекле йөрәкләр» берләшмәсе волонтерларыннан мастер-класста катнашкан. Балалар коры душ ясарга өйрәнгән. Аларга мондый җыелманың кыр шартларында ничек ярдәм итүе турында сөйләгәннәр. «Солдат бераз су сала, губка күбекләнә, ул кулларын һәм битен юа, ә аннары сөртенә», – дип аңлаткан волонтер Наталья Суворова.
Фото: © Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
Балалар барлыгы 50 җыелма ясаган.
«Мин коры душ ясадым, ул бик җиңел ясала. Мин йөрәк ясадым, чөнки бабамны яратам – ул сугышта катнашкан», – дип сөйләгән балаларның берсе. «Солдатларга сәламәтлек һәм бәхет телим. Җиңеп кайтсыннар», – дип өстәгән бакчага йөрүче Элина Мифтахова.
Бакча коллективы һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары чираттагы гуманитар ярдәм партиясен әзерли. Рәсемнәрне, җыелган әйберләрне һәм коры душ җыелмаларын хәрбиләргә декабрь башында җибәрәчәкләр.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Катлаулы чор безнең җәмгыятьне берләштерде. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт», - диде ул.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз