news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада балалар бакчаларын тикшерәләр

Түбән Камада балалар бакчаларын тикшерә башладылар. Махсус комиссия яңа уку елына әзерлекне берничә пункт буенча өйрәнә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Белгечләр видеокүзәтү системасының эшен, ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары булуын карый һәм видеокүзәтү камераларыннан алынган язмаларның архивын тикшерә.

«Ел дәвамында планлы контроль булды, күзәтчелек органнарының үз контроль программасы бар. Без шулай ук ата-аналарның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре буенча планлы һәм оператив контроль белән чыгабыз. Соңгы өч ел эчендә шикаятьләр саны шактый кимеде», - диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова.

Комиссия балалар бакчаларын 10 августка кадәр тикшерәчәк. Биш көндә шәһәрдәге 73 балалар бакчасын карап чыгарга җыеналар, тагын өч көндә – Түбән Кама районы учреждениеләрен. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы әйтүенчә, ел саен кимчелекләрне тиз арада бетерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot