news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада балалар бакчалары һәм мәктәпләр махсус операциягә ярдәм тапшырды

Түбән Камада балалар бакчалары һәм мәктәпләр махсус операциягә ярдәм тапшырды
Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Түбән Камада Химиклар урамы, 72б адресында урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына ике балалар бакчасы һәм «Адымнар» полилингваль мәктәбе хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм тапшырган.

Йөк составына акча, солдатлар өчен хатлар һәм беренче кирәк-ярак әйберләр кергән. Әйберләрнең күбесен балалар үзләре ясаган – рәсемнәр, уенчыклар, шулай ук маскировка челтәрләре. Акция Россия көненә багышланган.

24нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре хәрбиләр өчен эчке киемнәр, оекбашлар һәм футболкалар сатып алу өчен акча биргән.

58нче балалар бакчасы вәкилләре солдатларга җылы киемнәр, оекбашлар, шулай ук кул эшләре һәм балаларның хатларын тапшырган.

«Адымнар» полилингваль комплексы хәйрия ярминкәсе кысаларында җыелган 20 мең сум акча тапшырган.

Ярдәм җыю пунктында билгеләп үтүләренчә, Түбән Камадан атна саен диярлек гуманитар йөкләр җибәрелә. Хәзерге вакытта хәрби хезмәткәрләр һәм тыныч халык өчен чираттагы ярдәм партиясе формалаштырыла.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot