Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада бала туу турында меңенче акт теркәлде
Түбән Камада бала туу турында 1000нче акт теркәлде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсе хәбәр итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Гөлнара һәм Рамил Гайфуллиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Бәхетле ата-ана яңа туган кызларына Алинә исеме кушты.
Ата-ана Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталында «Бала тууы» суперсервисын кулланып, тууны электрон рәвештә теркәүне сайлаган. Бу исә дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетында да, кәгазь форматта да юридик яктан әһәмиятле документны җиңел һәм тиз алырга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз