news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада җәяүлеләр өчен экосукмакның ачылу вакыты билгеле булды

Түбән Камада җәяүлеләр өчен экосукмакның ачылу вакыты билгеле булды
Фото: http://nkamsk-rt.ru

Июль азагында Түбән Камада беренче экосукмак ачылырга мөмкин. Бу җәяүлеләр сукмагын «Батыр» спорт комплексыннан ерак түгел урманда күрергә була. Аның озынлыгы өч километрга якын. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Җәй башыннан анда даими рәвештә өмәләр уза, халык чүп-чар һәм корыган ботакларны җыя. Экосукмак дәвамында кечкенә архитектура формалары — эскәмия, фотозона, беседка куелачак.

«Күл янында воркаут һәм медитация ясау зоналары, мәгълүмати стендлар, ятаклар булачак», — дип уртаклашты Түбән Кама муниципаль районы башлыгының сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча ярдәмчесе Марина Иванова.

Өмәләр атна саен үткәрелә. Халык аларда теләп катнаша. Сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре дә чыга.

Бу шәһәр мэры Рамил Муллин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Яшел боҗра» проекты кысаларында Түбән Камада беренче җәяүле экосукмак булачак. Мондый сукмаклар белән бөтен шәһәрне уратып алырга ниятлиләр.

Барлык кечкенә архитектура формалары булган экосукмакны июль ахырында рәсми рәвештә ачарга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100