Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада төзекләндерүдән соң җәяүлеләр йөри торган урам ачылды
Түбән Камада реконструкциядән соң Мәктәп бульвары ачылды. Тантаналы чарада Түбән Кама мэры Рамил Муллин, педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф оешмасы һәм мәктәпкәчә учреждение директорлары катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Искәртик, Мәктәп бульвары Түбән Камада 1967 елда барлыкка килгән. Шул ук елда Мәктәп бульварында 2нче Балалар мәдәният йорты ачыла. Хәзер аның бинасында 2 нче Балалар музыка мәктәбе, КФҮ һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты урнашкан.
Мәктәп бульварын беренче тапкыр 1978 елда реконструкциялиләр. Аның үзенчәлеге шунда: Түбән Кама архитектурасы өчен гадәти булмаган «ретро» стилендә яктырткычлар барлыкка килә.
Рамил Муллин искәрткәнчә, бу реконструкциянең беренче этабы гына. Бульвар территориясе өч зонага бүленә: җәяүлеләр бульвары, беренче төзүчеләр мәйданы һәм Пушкин скверы. Алга таба эшләр ике мәйданчыкта дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз